- хәбәр
- 1. Белдерү, таныштыру өчен язылган, әйтелгән, сөйләнгән сүз, белешмә. Кем. б. тарафыннан тапшырылган, җиткерелгән, язылган белешмә 2. Мәкалә, заметка, информация, корреспонденция (газетада, журналда) 3. күч. Дөреслеге ачыкланмаган сүз, имеш-мимеш, гайбәт 4. Кемнең дә булса хәле, исәнлеге турында белешмә, хат 5. лингв. Җөмләнең ия турында хәбәр итә һәм аңа грамматик буйсына торган баш кисәге. ХӘБӘР ИТҮ (БИРҮ, САЛУ) – Белдерү, сөйләү, сөйләп бирү. ХӘБӘРЕ ЮК – 1) Нәр. б. белмәү, билгеле булмау тур. 2) Нәр. б. катнашы юк, эше юк. ХӘБӘРЕНДӘ (ДӘ) ЮК – Уйламый да, исе дә китми. ХӘБӘРЕНӘ ДӘ АЛМАУ – Бөтенләй игътибар итмәү
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.